Укучыларга РПФның Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
- Шәхси лицевой счеттан өземтә (ИЛС) гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан бәяләргә һәм эш бирүчеләр тапшырган мәгълүматларның тулылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Белешмәдә иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны һәм эш бирүчеләрнең күчермәләре турында актуаль мәгълүмат чагылдырыла. Аның буенча, шулай ук, әгәр алар формалаша икән, пенсия тупланмаларының күләмен һәм әлеге акчаларны инвестицияләгән фондны аныкларга була.
Аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәсмиләштереп була.
Иң мөһиме: дәүләт хезмәтләре сайтында Өземтә рәсмиләштерү өчен «пособие, пенсия, ташламалар» бүлеген һәм алга таба «Россия Пенсия фондындагы шәхси счет торышы турында хәбәр»бүлеген сайларга кирәк. Белешмә Пенсия фонды тарафыннан формалаштырылачак һәм шәхси кабинетка җибәреләчәк. Хезмәтне алу өчен " дәүләт хезмәтләре»ндә расланган хисап язмасы кирәк.
Хисапны Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә дә алырга мөмкин.