Эдуард Кузнецов тагын 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә Яңа Ел кәефе бүләк итә

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә " Ялкын» яшьләр үзәгендә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Могҗизалар илендә Яңа ел» театральләштерелгән тамашасы узды. Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Кузнецов иске традиция буенча балалар бәйрәмен үткәрүнең инициаторы булды

2022 елда 20 гаиләнең 92 баласына татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Депутат сүзләренчә, аның өчен яңа ел - ул балаларга шатлык хисе һәм Яңа ел тылсымы хисе бүләк итүнең тагын бер сәбәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International