Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

- Ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләрне алып буламы, тик акчаны сарыф итмичә, процентлары булсын өчен банкка урнаштырырга буламы? Һәм бу хакта Пенсия фондына хисап тотарга яки дәүләт ярдәме акчасына Керем алынуын салымга хәбәр итәргә кирәк булырмы?

- Ана капиталы средстволарыннан айлык акчалата түләүнең максатчан билгеләнеше юк. Акчагызны үзегез теләгәнчә тота аласыз. Закон сертификат хуҗасының айлык акчалата түләү буларак алынган ана капиталы акчаларын тоту турында отчет бирергә бурычын күздә тотмый.

Банкларда кертемнәр буенча алына торган процент рәвешендәге керемнәргә салым салу мәсьәләләре буенча салым хезмәте органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International