1985 елда нигез салынган фольклор коллективы даими рәвештә район һәм республика мәдәни чараларында катнаша.
2022 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән Воровский мәдәният йортының " Миләшкәй» вокаль ансамбленә «Халык» исеме бирелде. 2022 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә концерт программасы һәм Бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
- Безнең фольклор коллективына 1985 елда нигез салына. Бүгенге көндә ансамбльгә 14 кеше йөри. Без даими рәвештә район, республика, регионара мәдәни чараларда катнашабыз, рус халык җырларыннан торган репертуарыбыз белән Башкортстанга, Каравонга барабыз. Әлбәттә, бу исемне күптән көткәннәр иде инде, моның өчен әзер базис бар. "Халык" исеме активрак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә яңа стимул бирер дип уйлыйбыз, - дип билгеләп үтте коллектив җитәкчесе, Воровский исемендәге мәдәният йорты директоры Светлана Камалова.
