- Без авыл стажы өчен, авыл җиреннән, шәһәргә өстәмә акча алучы ата-аналарны алырга телибез. Авылдан иминият пенсиясенә өстәмә акча күчкәндә сакланып калырмы?
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
- 01.01.2019 елдан авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләгән, эш башкармаган һәм (яки) башка эшчәнлек башкармаган пенсионерларга картлык буенча (инвалидлык буенча) иминият пенсиясенә билгеләнгән сумманың 25% күләмендә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә.
2022 елның 1 гыйнварыннан «Иминият пенсияләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, әлеге категория гражданнарны пенсия белән тәэмин итү яшәү урынына (авыл яки шәһәр) бәйле түгел һәм авыл җиреннән күчкәндә авыл стажы өчен билгеләнгән өстәмә саклана.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, элек шундый күтәрелеш алган, әмма соңыннан шәһәргә күчеп килгән һәм әлеге күтәрелеш түләнмәгән пенсионерларга билгеләнгән түләү күләмен яңадан исәпләү 2022 елның гыйнварыннан бирле гаризасыз тәртиптә үткәрелгән.