Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

- Пенсияне билгеләүне сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул автомат рәвештә билгеләнә, диләр. Зинһар, аңлатыгыз, нинди пенсия гариза бирүне таләп итми?
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан инвалид дип танылган гражданнарга пенсия билгеләүне сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Әлеге түләү ведомствоара документлар әйләнеше аркасында гаризасыз тәртиптә билгеләнә. Пенсия фонды органнары гражданинга инвалид статусы бирү турында мәгълүмат ала һәм 5 эш көне дәвамында инвалидлык буенча пенсияләр билгели. Тагын 7 эш көне дәвамында акчаларны беренче тапкыр түләү башкарыла.

Быел шулай ук картлык буенча иминият пенсиясен автоматик режимда билгеләү мөмкинлеге дә тормышка ашырылды. Гражданин белән гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгарга әзерләнү буенча алдан ук эш алып барыла (пенсионер ташламачы булып саналмый, БДБдә стажы юк) һәм ул ПФРдагы шәхси счетта пенсия хокуклары тулысынча исәпкә алынуы белән килешә, ә тиешле яшькә җиткәч, стажга һәм пенсия коэффициентларына таләпләр булганда картлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнә.

Быелдан гариза бирмичә, мәшгульлек хезмәте тәкъдиме буенча картлык буенча иминият пенсиясе дә билгеләнә – пенсиягә кадәр ике елдан артмаган, әмма объектив сәбәпләр аркасында аларга эш урынын сайлап алып булмый.

Пенсия мәсьәләләрен хәл итү өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаган тагын бер категория гражданнар-туендыручысын югалту буенча 80 яшькә җиткән пенсия алучылар. Бу яшьтән билгеләнгән түләүне икеләтә арттыру хокукы барлыкка килү сәбәпле, аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу отышлырак булырга мөмкин. Әгәр белгеч яңа пенсия күләменең элеккесенә караганда югарырак булуын исәп-хисап ясаганда күрсә, бу очракта аны гаризасыз режимда башкарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International