24 декабрьдә Минзәләдә Яңа ел алды ярминкәсе узачак

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! 24 декабрь, шимбә көнне Яңа ел бәйрәме алдыннан Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкә 8:00 сәгатьтә башлана. Ярминкәдә төрле продукция тәкъдим ителәчәк: ит, сөт продуктлары, кош ите балык, бал, жаңгак, шулай ук халыкка ихтыяҗ зур булган башка товарлар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, КФХ, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, белем бирү учреждениеләре, урманчылык, балык участогы үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук биредә бәйрәм концерты да оештырылачак.

Барлык сораулар буенча 3-16-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.   

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International