Мобиль кушымта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләнә һәм 2023 ел уртасында эшли башлаячак.
Ул аучыларга читтән торып ауланган аучылык ресурслары турында мәгълүмат бирергә, ә реаль вакыт режимында ауга рөхсәтләрнең кая, күпме һәм нинди хайван төрләренә калганы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, алар аучылык биләмәләрендә иркен ориентлаша һәм барлык аучылык яңалыклары белән таныша алачаклар.