Алар Роза Биктаһирова балалар сәнгать мәктәбенең "Хореография" бүлегендә өстәмә белем алалар.
Минзәлә гимназиясе укучылары Айнар Хәлиуллин (9 сыйныф), Камилә Галиева, Самира Зарипова (7 сыйныф, "Уен" хореография ансамбле солистлары) "Solo Dance Chelny"классик, халык, сәхнә, заманча, эстрада биюе солистларының Бөтенроссия конкурсында катнаштылар.
Чаллыда узган конкурста Камила белән Самир "Халык-сәхнә биюе" номинациясендә урта яшь төркемендә "Әбием сандыгы" номеры, ә Айнар шул ук номинациядә өлкән яшь төркемендә "лезгинка" биюен тәкъдим иттеләр.Нәтиҗәдә, алар 1 нче дәрәҗә лауреат исемнәрен алдылар.

