Мобилизацияләнгән гаиләләргә һәм балаларга бүләкләр тапшырылды.
Р. Закиров исемендәге урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында ата-аналар комитеты “Йөрәктән йөрәккә" концерт программасы әзерләделәр .
Беренче чыгыш Гөлек авылында булды. 11650 сум акча җыелган. Җыелган акча мобилизацияләнгәннәр өчен кирәкле әйберләр сатып алуга китәчәк. Шулай ук урыс мәктәбен тәмамлаган Ринат Маулин өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган гаиләләргә һәм балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Киләсе концерт 24 декабрьдә Тулбай авылында булыр дип көтелә.


.jpg)