Минзәләдә районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча чемпионат тәмамланды.
IdChess-платформа кулланып Чемпионат 9 этапта дәвам итте. 5нче этаптан бирле күчмә турнирларда күпсанлы җиңүләргә ирешкән Алик Атласовның, ниһаять, үз мәйданнарында да җиңүгә ирешергә ниятләве билгеле булды. Һәм менә үтәлде: һәр этап белән үзенең лидерлык позициясен ныгытып, ул 1 урын һәм «Король-2022»титулын яулады.
2 урын өчен көрәш аеруча эссе булды. Нәтиҗә соңгы этапта гына билгеләнде. Алда баручылар арасында Ислам Хәбибуллин һәм Антон Лазарев та бар, бу юлы үлчәү касәсе Антон файдасына таянды. Нәтиҗәдә, Ислам 4 урын белән генә канәгатьләнде, ә 3 урынны Руслан Зәйнуллин алды.
Кызлар арасында 1 урын һәм шуңа бәйле рәвештә «Королева – 2022» титулын Айгөл Заһиева яулады. 2 урын Айгөл Әхмәтовада, Ә Ләйлә Искәндирова 3 урынга лаек булуына сөенүен яшермәде.
Чемпионат ачылышында ярышларны оештыручы Азат Шагалиев вәгъдә иткәнчә, катнашучыларның берсе дә буш кул белән китмәде. Аларга балалар иҗат йорты һәм ярышларның генераль спонсоры Илгиз Заһиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Киләсе атнада, 24 декабрьдә, Минзәлә чемпионаты инде өлкәннәр арасында узачак. Әмма турнирга бүгенге ярышларда иң югары рейтинглы катнашучылар да кертеләчәк.

