Бәйрәм чаралары куркынычсыз шартларда узсын өчен

2022 елның 16 декабре, җомга

Татарстанда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Онлайн-форматта узган республика утырышында министрлыкларның хисаплары тыңланды, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ведомстволар вәкилләре катнашты.

Тикшерелгән сораулар Яңа ел чорында гына түгел, ә калган вакытта да куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган иде. Яңа ел көннәрендә төрле чаралар уздырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген һәркем белә. Аерым режим вакытында аларны үтәмәгән өчен штрафлар суммасы шактый зур: физик затлар өчен егерме мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен алтмыш мең сумга кадәр, юридик затлар өчен сигез йөз мең сумга кадәр. Комиссия утырышында газ җиһазларын, бигрәк тә газ баллоннарын саксыз куллану аркасында шартлауларга юл куймау мәсьәләсе дә каралды.

Район утырышында Марат Кәримов, кешеләр үлеменә китерә алырлык гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен, Татарстан Хөкүмәте карарында күрсәтелгән барлык таләпләрне тайпылышсыз үтәргә кушты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ctoby-prazdnicnye-meropriiatiia-proxodili-v-bezopasnyx-usloviiax

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International