Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сезгә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында (алга таба – сораштыру) халык арасында сораштыру үткәрелүе турында хәбәр итә. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Бу уңайдан сораштыру үткәрү мөмкинлеге турындагы мәгълүматны сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә яшәүчеләргә җиткерүегезне сорыйбыз. Сораштырулар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Ачык Татарстан сылтамасы буенча бар (tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International