Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә
«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» 29.12.2006 елдагы 256-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ана капиталы акчалары сатып алына торган торак бинага түләүгә юнәлдерелергә мөмкин. Шул ук вакытта законда ата-аналардан торак алу өчен чикләүләр юк.
Әмма тапшырылган документлардан гаиләнең торак шартларын яхшырту күзәтелергә тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, ана капиталы акчаларын сатып алынган торак урыны өчен түләүдән баш тарту өчен нигез бар.
Ана капиталы акчаларын фатирга милек хокукын алу юлы белән торак шартларын яхшыртуга файдалану өчен тапшырылган документлардан сатып алына торган өлешнең аерым торак урыны булуы каралуы кирәк.
Ана капиталы средстволарыннан файдаланып алынган торак бина ана капиталы сертификаты хуҗасына, аның тормыш иптәшенә һәм балаларына өстәмә рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш.