Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге инвалид балалар тәрбияләүче 12 ата-ананың Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Минзәлә районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) вәкиле белән очрашуы оештырган. Ата-аналар файдалы мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

"Кино планета" кинотеатры үз чиратында комедия фильмын күрсәтүне оештырды. Ата-аналар игелекле, уңай атмосферага чумдылар һәм караудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International