Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында Мөнәҗәтләр кичәсе узды. Бу хакта чараны оештыручы-район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова хәбәр итте.
- Катнашучылар бик күп булды. Гөлектән - Илгиз Галиуллин, Гөлнара Закирова, Дәвектән - Тәнзилә Насмиева, Гүзәлия Сәхабетдинова, Кадрәктән - Фәрхенур Чернышева, Тулбайдан - Нәзирә Сайранова, Мәлкәннән - Алсу Хаҗипова, туп - Закир Асылгәрәев, Минзәләдән - Лениза Якиева, Раушания Гимаева-Титова, Нәкирә Лотфрахманова, Усайдан-Венера Хәлимова, Рәдис Ямилова. Кичә күңелле, дустанә очрашу форматында узды, урыннар билгеләнмәде. Рамил хәзрәт Садыйков мәчет исеменнән бүләкләр җибәрде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, - диде ул.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prosel-vecer-munadzatov