8-17 яшьлек балаларга максималь пособиене 3,2 миллион укучы әти-әнисе ала

2022 елның 9 декабре, җомга

8-17 яшьлек балаларга айлык пособие максималь күләмдә 3,2 миллион мәктәп яшендәге балаларга бирелә. Гаиләләргә мондый түләү суммасы һәр төбәктә балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә. 
Пособие рәсмиләштерү шартлары буенча түләү күләме ата-аналарның керемнәренә бәйле һәм төбәктә баланың яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. Әгәр пособиене база күләмендә (50% ПМ) билгеләгәндә гаиләдә бер кешегә керем җан башына уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әгәр моны исәпкә алып, гаиләнең уртача кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, Пенсия фонды максималь күләмдә - баланың региональ яшәү минимумының 100% пос пособие билгели. 
Пособиеләр билгеләнгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән бергә гаилә милеген үз эченә ала. 
Пособие алу процедурасы гади. Күпчелек очракта түләү өчен гариза җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары аша һәм ведомствоара хезмәттәшлек буенча раслый. 
Түләүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Пенсия фонды һәм КФҮнең клиент офисларында бирергә мөмкин. 
*Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балалар һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие кертелә, ул бала туу яки уллыкка алу белән бәйле алты ярдәм чарасын, 3 яшькә кадәр түләүләрне, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне дә кертеп алмаштырачак. 
*Пособиене Россия Социаль фонды бирәчәк. Түләүне билгеләгәндә Бердәм кагыйдәләр һәм гаилә ихтыяҗын комплекслы бәяләү кулланылачак. Ата-аналар кеременә карап, пособие күләме дифференциацияләнәчәк: региональ яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%. Мондый кагыйдәләр буенча бүген 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен пособиеләр түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International