Минзәлә театры сәхнәсендә балалар патриотик спектакль күрсәттеләр

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрь-С. Өметбаев драма театрында. «Яңарыш» театр студиясе «синең сәләтләреңне сынап карау өчен пространство» грант проектының «Ялкын» яшьләр үзәге кысаларында"Хәтер"спектаклен күрсәтте.

"Хәтер" театраль тамашасын куючы режиссер - Ленар Миңнемуллин. Рольләрне "Яңарыш" театр студиясенә йөрүче балалар башкара. Артистлар үз ролен зур рәхәтлек һәм фидакарьлек белән башкардылар. Спектакльне Минзәлә шәһәренең махсус урта уку йортлары студентлары тамаша кылды. Алар яшьтәшләренең уенын сокланып карадылар, үзләре дә Бөек Ватан сугышы елларына күчкәндәй булдылар.

Шулай ук "Ялкын" яшьләр үзәгендә, әлеге проект кысаларында "Стиль"мода студиясе эшли башлады. Студия җитәкчесе-Светлана Петрова. Театр башланыр алдыннан мода студиясе балалар үзләре ясаган хәрби хатын-кыз формасын күрсәтте. Мода студиясе спектакльләр өчен дә костюмнар ясаячак дип планлаштырыла.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева балаларга һәм остазларга әлеге спектакльне әзерләүләре һәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Ленар Миңнемуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Спектакльдә катнашучыларның барысы да Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International