«Ялкын» яшьләр үзәгендә " Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең XXXV конференциясе узды.
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Роза Салдаева 2022 елгы эшчәнлек турында хисап тотты, алда торган бурычлар турында сөйләде.
Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов Аю авыл Советында партиядән депутатлар эшчәнлеге, ә «Строительный» башлангыч бүлекчәсе секретаре Ирина Михайлова әлеге бүлекнең эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Конференциядә партиянең актив әгъзаларын бүләкләү, партиянең сәяси советы составын ротацияләү үткәрелде, партиянең яңа әгъзасы кабул ителде.
Конференция эшен Минзәлә бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Айдар Сәлахов алып барды. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Ирина Пузакова катнашты.