Районда Инвалидлар декадасында хәйрия марафоны үткәрү күркәм гадәткә әверелде.
Хәйрия марафоны-инвалид балалар, авыр тормыш хәлендә калган сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү беркайчан да соң түгел.
Узган еллардагы кебек үк, район мәдәният сарае фойесында да махсус хәйрия ярминкәсе оештырылды. Биредә районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре, әлеге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр көче белән кулдан эшләнгән эшләнмәләрнең бай күргәзмәсе оештырылды. Ярминкәдә үз товарларын үзәк район китапханәсе, авыл клублары тәкъдим итте. Аларны сатудан кергән акча хәйрия фондына тапшырылачак.
Хәйрия марафонының тантаналы өлешендә чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов бу изге эшкә керткән өлеше өчен район халкына рәхмәт белдерде.
Әйе, безнең арада игелекле, юмарт һәм инициативалы кешеләр күп. Аларның берсе-Светлана Степанова. Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ул бер максат – кешеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган инициатив төркем белән берлектә берничә бүлмәне ремонтлаган, аларда балаларны тернәкләндерү һәм иҗат итү өчен уңайлы шартлар тудырган. Узган ел республика конкурсында Светлана Степанова "2021 ел хәйриячесе"дип танылды. Бүген тантаналы шартларда аңа Диплом тапшырылды.
Район халкы мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча да бердәмлек күрсәтте. Әйе, илебез иминлеге сагында торучы гаиләләр, ир-атларның балалары бүген тагын да күбрәк игътибарга һәм кайгыртуга, Назга һәм хөрмәткә лаек. Бүләк инвалид балага тапшырылды, аның әтисе өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылды.
Район мәдәният сарае фойесында хәйриячелек тартмасы урнаштырылды. Ярдәм итәргә теләк белдергән һәркем марафон барышында үзенә акча салып үз өлешен кертә алган. Тамчы диңгез ясый, диләр. Коллектив тырышлык белән шактый күләмдә акча җыелды. Фойеда шулай ук Теләкләр чыршысы урнаштырылды. Анда инвалид балалар теләкләре белән конвертлар эленде. Чара барышында бу конвертлар да сүтелде, димәк, Яңа ел алдыннан дистәләгән баланың хыяллары чынга ашачак.










