Минзәләдә Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг узды

2022 елның 9 декабре, җомга

Истәлекле дата 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг узды. Чарада шәһәрнең оешма һәм учреждениеләре җитәкчеләре, Яшь армия хәрәкәте вәкилләре, мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары катнашты.

Митингта катнашучыларга район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев мөрәҗәгать итте:

- Бу көнне без илебезнең бай тарихын искә алабыз, геройларыбызны хөрмәт итәбез. Шулай ук без бүген Ватаныбыз сагында торучы егетләребезне дә онытмаска тиеш. Аларга үз бурычларын намус белән үтәүләрен, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Митингта районның хәрби комиссары Сергей Владимиров чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Ватан Герое исеме гражданин өчен иң югары исем булуын билгеләп үтте.

Митингта катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, чәчәкләр салынды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoialsia-miting-v-cest-dnia-geroev-otecestva

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International