Дәүләт Думасы беренче укылышта мәктәпләрне муниципаль дәрәҗәдәге хакимияттән төбәк дәрәҗәсенә күчерү мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина - инициатива авторларының берсе - «яшәү урынына – шәһәрдә яки авылда – балалар сыйфатлы белем алырга һәм заманча, педагоглар белән тәэмин ителгән мәктәпләрдә укырга тиеш. Безнең илдә 40 меңгә якын мәктәп бар, аларның яртысыннан артыгы - авыл җирлекләрендә. Бүгенге көндә мәктәпләр муниципаль хакимият карамагында. Кызганычка каршы, барлык муниципалитетларның да белем бирү йортларының ремонт, җиһазлар сатып алу һәм, иң мөһиме, укытучыларны авылга эшкә җәлеп итү белән бәйле проблемаларын хәл итү өчен акчалары юк. Мәктәпләрне муниципаль дәрәҗәгә күчерү белем бирү сыйфатын күтәрергә, кадрлар һәм матди-техник бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк».
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керәчәк