Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 06 декабрьдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләрен алучылар социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр белән бергә Сабир Өметбаев Минзәлә драма театрында булдылар.

Зур сәхнәдә тамашачыларга «Сөясеңме, сөймисеңме» хәйрия спектакле тәкъдим ителде."Барлык гамәлләр дә талантлы артистлар башкаруындагы музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Өлкән яшьтәге тамашачыларга барысы да ошады: атмосфера, актерлар уены һәм, әлбәттә, спектакль үзе.   Ул бер сулышта үтте һәм күпләрне елатты.

Мондый чаралар уңай тәэсирләр, күңел җылысы һәм шатлыгы, яшьлек хатирәләре белән тулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International