Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге киңәшмәдә катнашты.
"Көнбатышның көчле басымына һәм икътисади санкцияләргә карамастан, Татарстан Республикасы елны яхшы гына тәмамлый. Тулай төбәк продуктының көтелгән күләме 3,8 трлн сум, сәнәгать җитештерүе күләме – 4,8 трлн сум, авыл хуҗалыгы – 288 млрд сум, төзелеш – 513 млрд сум, инвестицияләр – 774 млрд сум. Бу нәтиҗәләргә РФ Дәүләт Думасы депутатлары да зур өлеш кертә, Татарстан хөкүмәте белән бергә республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш алып бара», - дип шәрехләде Когогина.
"Тулаем алганда, быел республика икътисадына федераль бюджеттан 400 млрд.сумга якын акча кертелде. «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру», «энергетиканы үстерү» дәүләт программалары буенча республика федераль бюджеттан 62 млрд.сумнан артык акча алды, шул исәптән республиканың урта предприятиеләрен үстерүгә Сәнәгатьне үстерү фондыннан 3 млрд. ташламалы кредит җәлеп итә алды. Монда бердәм команда эшенең, хакимиятнең барлык тармакларының, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрнең, система барлыкка китерүче предприятиеләрнең, кече һәм урта бизнесның үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәк», - дип хәбәр итте депутат.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстаннан сайланган министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.