2022 елның 09 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны WhatsApp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефоны буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.