Хөрмәтле эшкуарлар!
Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 8 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, 3 нче катта эшмәкәрләргә консультация үткәрәчәкләр. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-05-99 телефоны буенча башкарылачак.