3 декабрьдә, илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. 3 декабрьдә Җиңү паркында Азатлык сугышчылары һәйкәле янында тантаналы митинг узды.
Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны хөрмәтләү һәркемгә, бигрәк тә яшь буын өчен мөһим. Бу кешеләрнең исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә һәм искә алырга тиеш.
Чыгыш ясау өчен сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэлz Бикеевага бирелде.
Тантаналы митингта шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре, "Форпост" ФООП вәкилләре һәм шәһәр студентлары катнашты.
Митингта катнашучылар һәлак булган геройларның батырлыгын бер минут тынлык белән искә алдылар, традиция буенча һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

