Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында «Ялкын» яшьләр үзәгендә Чаллыдан «СПИД һәм ТР ИЗМЗ РЦП» ДАССО филиалы вәкилләре белән «Стоп ВИЧ/СПИД» профилактик акциясе узды.
Минзәлә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Әсәдуллин бу глобаль эпидемиянең кешелеккә нинди куркыныч тудыруы, шулай ук аны тапшыру ысуллары турында сөйләде. Медицина психологы Гайфетдинова Розалия Хәбиб кызы Шәһәр студентлары өчен XXI гасыр инфекцияләре турында лекция укыды.
Сәламәтлек турында танып белү лекциясеннән соң һәр теләүче ВИЧ-тестны бушлай аноним рәвештә тапшыра алды.
Сәламәтлекне күзәтү һәм аны соң булганда түгел, ә сәламәт булганда саклау мөһим.