Минзәлә районында хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Гөлек авылында яшәүче хезмәт ветераны Гарипова Гамбәрия Мәүветдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гамбария Мәүветдин кызы 1927 елның 1 декабрендә Минзәлә районы Дәвек авылында туа.
14 яшеннән колхозда эшче булып эшли башлый. 1953 елда кияүгә чыга, гаиләсе белән Гөлек авылына күчеп киләләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли.
Гамбария Мәүлетдин кызының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп.
Ире белән 1 ул тәрбияләп үстергәннәр. Әбинең 2 оныгы һәм 4 оныгы бар.
Хөрмәтле Гамбария Мәүветдин кызы !
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без сезнең буын-Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы 

Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International