Укучылар иншаны яңа кагыйдәләр буенча язачаклар. Нәрсә үзгәрәчәк?

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Рәсәй мәктәпләренең 11нче сыйныф укучылары өчен,  2014 елдан башлап мәктәпләрдә кертелгән,  йомгаклау иншасын язарга  атнадан (7 нче декабрьгә ) аз гына артык вакыт кала. Иншаны уңышлы язу Бердәм дәүләт имтиханын керергә мөмкинлек бирә. "Зачет"ка язгансың икән - БДИга рәхим ит.  Язмадыңмы, килә алмадыңмы? Бәла түгел. 2023 нче елда тагын ике мөмкинлек булачак - 2 нче февраль һәм 4 нче майда. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын үзгәрешләр көтә: ачык тематик юнәлешләр бүтән алдан ук бастырылмаячак. Нәтиҗәле инша компонентлары яңача формалашачак. Йомгаклау иншасына 3 сәгать 55 минут бирелә, кимендә 250 сүз язарга  кирәк, әмма тәкъдим ителә торган күләм – 350 сүз, күбрәк тә мөмкин, ләкин тема буенча булуы мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International