РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Әзербәйҗан Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе эшендә катнашты.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациябезнең эшлекле визиты барышында Әзербайҗан Республикасы җитәкчелеге, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар, шулай ук «Әзербайҗан-Татарстан» бизнес-форумы, Әзербайҗандагы татар тарихына һәм дусларча, элек – электән безнең халыклар арасындагы җайга салынган элемтәләргә багышланган күргәзмә узды», - дип шәрехләде депутат.
«Республикалар арасында Президент Владимир Путин һәм Илһам Алиев имзалаган Союздаш хезмәттәшлек турында Декларацияне үстерүдә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Әзербайҗан һәм Россия хөкүмәтара комиссиясе, Әзербайҗан һәм Татарстан арасында хөкүмәт комиссиясе даими нигездә эшли. Агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча Россия – Азәрбайҗан товар әйләнеше 3 млрд доллардан артып киткән, бу узган ел күрсәткечләреннән шактый югары», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.



