Бүген Минзәләдә “Ләкләк” I Бөтенроссия балалар-театрлар фестиваленә старт бирелде

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Фестиваль Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында уза. Өч көн дәвамында – 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр.

Узган ел коллектив балалар театрларының I иҗат форумын үткәрде. Быелгы чара география масштабы һәм киңлеге белән аерылып тора. Сабыйлар өчен спектакльләрне Мәскәү, Казан, Ижевск, Тольятти, Яр Чаллы, Минзәлә театр коллективлары күрсәтәчәк.

Балалар-театрлар фестиваленең тантаналы ачылышында Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов катнашты. Кунаклар алдында чыгыш ясап, ул балалар өчен спектакльләр, фестивальләр яшь буынны тәрбияләүдә мөһим чара булып торуын билгеләп үтте.

Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Илнур Гайниев та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:

–Минзәлә-Татарстан чигендә урнашкан, әмма борынгы тарихы булган кечкенә шәһәр. Театрның да үзенең күпьеллык тарихы бар. Театрыбыз үсеше, аны данлау буенча без ясаган адымнарның берсе балалар театрлары фестивале булды.  Без ТР Мәдәният министрлыгына, тәкъдимебезне хуплаган театр коллективларына һәм экспертларга, шулай ук район җитәкчелегенә рәхмәтле. Фестиваль барышында 9 спектакль куелачак. Без кечкенә тамашачыларны көтәбез.

Бала театры-7 яшькә кадәрге балалар өчен спектакльләр. Нәни тамашачылар спектакльләрне урындыкларда түгел, ә артистлар каршында йомшак оттоманнарда утыралар. Спектакль барышында нәниләр артистлар белән аралаша, кирәк булса, геройларга кагыла, алар артыннан хәрәкәтләрне кабатлый. Спектакльләрне нинди генә тәнкыйтьләсәләр дә – төп тәнкыйтьчеләр – балалар.

Моны фестивальгә Казаннан килгән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та раслады:

– Спектакльнең төп критерие – балага күңелсез булырга тиеш түгел. Әгәр бала карый, көлә икән, ул кызык-димәк, спектакль куелган максатка ирешкән. Фестивальдә без лекцияләр укыйбыз, фикер алышабыз, түгәрәк өстәлләр оештырабыз, нәниләр өчен спектакльләр куюда нәрсәгә игътибар итәргә, нинди темалар аларга ничек кызыклы, аларны ничек куярга һ.б. 

Фестиваль балаларга онытылмас мизгелләр бүләк итәр, матур бәйрәм булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International