Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Татарстанда беренче тапкыр I Бөтенроссия бәби-театрлар фестивале үткәрә.
Нурсибә Алиева, театрның лит бүлеге мөдире:
Узган ел коллектив балалар театрларының I иҗат форумын үткәрде инде. Быелгы чара география масштабы һәм киңлеге белән аерылып тора. Сабыйлар өчен спектакльләр белән Мәскәү, Казан, Ижау, Тольятти, Яр Чаллы, Минзәлә театр коллективлары катнаша. Мәскәү театр тәнкыйтьчеләре Варвара Коровина, Анна Казарина, Наталия Каминская, Нияз Игъламов Казаннан спектакльләрне бәяләячәкләр, лекцияләр, мастер – класслар үткәрәчәкләр.
Фестиваль Минзәлә һәм Минзәлә районында яшәүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм булсын!
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-startuet-bebi-festival
