Минзәлә районы командасы мини-футбол буенча Татарстан чемпионатында бронза медаль яулады.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмәдә 21-23 ноябрьдә мини-футбол буенча ТР Беренчелеге финалы узды . Безнең команда 3 нче урынны алды.

Рөстәм Сайранов, Минзәлә районы җыелма командасы тренеры:
- Элегрәк зона этапларын узганнан соң (6 команда буенча 6 зона) финалга бөтен Татарстаннан нибары 12 иң көчле команда эләкте .
Болар-Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Баулы, Теләче, Кама Тамагы, Биектау һәм Минзәлә шәһәрләреннән 2 команда.
Команда составы:Идиятуллин Динар (команда капитаны), Иманов Никита, Сухоруков Антон, Нуруллин Илдар, Патракеев Никита, Джайнаков Никита (капкачы), Бабин Данила, Кадыйль Алексей.
Тренер хәбәр иткәнчә, иртәгә, дүшәмбе көнне, үз яшь категориясе финалына 2007/2008 елгы команда барачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/komanda-menzelinskogo-raiona-zavoevala-bronzu-na-cempionate-tatarstana-po-mini-futbolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International