"Полянка" лагеренда 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Минзәлә интернат-мәктәбе призларына ачык районара көрәш турниры узды.
Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай һәм Минзәлә районнарыннан барлыгы 10 авырлык категориясендә 99 көрәшче катнашты.
Беренче урында-Минзәлә, икенче урында - Мөслим, өченчедә-Сарман районнары.
Турнирны үткәрүдә Игорь Цветков, "Август" агрофирмасының "Минзәлә" оешмасы (җитәкчесе Рөстәм Исламов), ХП Махасим Вәлиев ярдәм күрсәтте. Иң яшь көрәшчегә шәхси призны Мәүлетдин Закиров тапшырды. Кызлар арасында иң матур көрәш өчен бүләкне кунак сыйфатында килгән Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тапшырды. Бүләкне Фәрит Хәмәтдинов тапшырды.
Иван Жернаков белән Рузил Вәлиев шулай ук Минзәлә районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллиннан һәм Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурхади Гыйльфановтан районның иң перспектив көрәшчеләре буларак грамоталар һәм дипломнар алдылар.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/e