Минзәлә районыннан Алексеевлар «Нечкәбил-2022»конкурсының финалында 3нче урынны яуладылар

2022 елның 27 ноябре, якшәмбе

Алар белән көчле ярдәм төркеме барды.

Кичә "Нечкәбил 2022" - «гаиләнең унҗиде мизгеле " конкурсының финалы булды. Гаилә мирасы бәйрәме.
Минзәлә районы данын яклаган Наталья һәм Виталий Алексеевлар 3 нче урынны алды һәм "Энҗе Нечкәбил", "Иҗади Нечкәбил"кебек берничә номинациядә җиңүче булды.Шулай ук Наталья Алексеевага мәдәният хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз комитеты исеменнән Рәхмәт хаты, ә Виталийга "ТР Әтиләр Берлеге"РОО исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Районнан Алексеевларга теләктәшлек күрсәтү өчен финалга 33 кеше китте. Алар - районның "Чишмә" мәдәният сарае каршындагы халык җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе-Лилия Гыйбадуллина) һәм Николаевка авылы мәдәният йорты каршындагы "миләш" халык фольклор ансамбле.

- Котлыйбыз, хезмәтләре һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!Горурланабыз! район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова әлеге шатлыклы хәбәрне безнең белән бүлеште.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/alekseevy-iz-menzelinska-zavoevali-pocetnoe-3-mesto-v-finale-konkursa-neckebil-2022

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International