30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры I Бөтенроссия «Ләкләк»балалар театрлары фестивален уздырачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Минзәлә театры 2018 елда Татарстанда беренчеләрдән булып үз базасында бәби-театр ачкан. 2021 елда биредә үк «Ләкләк»балалар театрларының I иҗади форумы үткәрелде.
Фестивальгә Мәскәүдән Беренче театр, Марфа Горвицның бәйсез театр проекты, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Казан яшь тамашачы театры, Тольятти курчак театры, Яр Чаллы курчак театры, Удмуртия Республикасының дәүләт курчак театры артистлары киләчәк.
Фестивальдә театрларның әлеге юнәлешенә багышланган лекцияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Шулай ук фестиваль дәвамында көн саен анда катнашучыларның спектакльләрен күрсәтәчәкләр.
Фото: С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoitsia-vserossiiskii-festival-bebi-teatrov