Район башлыгы Айдар Сәлахов тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар янында 9-10 метр биеклектә чыршы утырта башладылар.
Махсус техника белән агач тамырларына зыян килергә тиеш түгел, ди белгечләр. Моннан берничә ел элек шундый технология буенча боз сарае янына утырттылар. Алар исән-сау үсте. Садак бистәсендә яшәүчеләр аеруча бәхетле: анда өч чыршы ел әйләнәсендә үсәчәк, ә кышын аларны бизәячәк. Быел чыршыны 3нче балалар бакчасы йөрүчеләр дә бизиячәк.Бүгенге көндә шәһәр территориясендә Яңа елга әзерлек программасы кысаларында унике югары үскән чыршы утыртылды.
Кушымта:
Роман Коротин, идарә итү компаниясе директоры:
-Авыр вакытлар булуга карамастан, һәркемнең күңелен җылытасы һәм халыкта яңа ел кәефе тудырасы килә. Идарәче компания хезмәткәрләре чыршы урнаштыру, гирляндаларны ремонтлау, күпфатирлы йортларны бизәү эшенә кереште.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-elki-vstali-na-svoi-posty