Ярышларда ТР шәһәрләре һәм районнарының 8 командасыннан 100дән артык көрәшче катнашты.
Тукай районының Түбән Суык-суы авылында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов Кубогына XII традицион көрәш турниры булып узды. Минзәлә районы җыелма командасы өчен тренер Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш бүлекчәсенең 25 яшь көрәшчесе чыгыш ясады.
Иң югары нәтиҗәләргә ирештек:
1. Эльвир Галиев 40 кг. га кадәр авырлык категориясендә-4 урын (15 көрәшче арасында), Аю мәктәбе.
2. Алмас Костюков 45 кг. га кадәр авырлык категориясендә-4 урын (14 көрәшче арасында), 3 урынны яулады.
3. 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә Рузил Вәлиев-4 урын (14 көрәшче арасында), педагогика көллияте.
4. Динар Латыйпов 70 кг. га кадәр авырлык категориясендә 4 урын(12 көрәшче арасында), Аю мәктәбе.