Стаж, пенсия коэффициентлары турында отчет нәрсә ул һәм аны ничек алырга?

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Укучыларга Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
- Индивидуаль шәхси счеттан өземтә гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан бәяләргә һәм эш бирүчеләр биргән мәгълүматларның тулылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Белешмәдә иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны һәм эш бирүчеләрнең керемнәре турында актуаль мәгълүмат чагылдырыла. Аның буенча шулай ук пенсия тупланмаларының күләмен дә аныклап була, әгәр алар формалаша икән һәм әлеге акчаларны инвестицияләүче фонд.

Аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн режимда рәсмиләштерергә мөмкин.
Мөһим: дәүләт хезмәтләре сайтында өземтәләрне рәсмиләштерү өчен «пособие, пенсия, ташламалар» бүлеген һәм аннан соң «ПФРда шәхси счет торышы турында хәбәр»бүлеген сайларга кирәк. Белешмә Пенсия фонды тарафыннан формалаштырылачак һәм шәхси кабинетка җибәреләчәк. Хезмәтне алу өчен «дәүләт хезмәтләре»ндә расланган хисап язмасы кирәк.

Отчетны Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә дә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International