Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә беренче баласы туган гаиләләр дәүләттән ай саен 11 476 сум күләмендә ярдәм алалар. Мондый мөмкинлек яшь ата-аналарга «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында бирелә.
Түләү алу өчен гариза язарга кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталында, республика матди ярдәм үзәге филиалларында яки КФҮләрдә эшләргә була. Пособие балага өч яшькә кадәр түләнә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда бу түләүне 32 меңнән артык бала ала. Бу ихтыяҗларга республика бюджетыннан 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән.