Укучыларга Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
– Фамилия үзгәргәндә паспорт мәгълүматлары үзгәрү, паспорт алыштыру һәм башка очракларда пенсия фондының территориаль органына хәбәр итәргә кирәк.
Россия Пенсия фонды сайтында гражданның шәхси кабинеты ярдәмендә үзгәрешләр кертүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Сервис клиентлар хезмәтенә кермичә, шәхесне раслаучы документ турындагы мәгълүматны да кертеп, анкета мәгълүматларын актуальләштерергә мөмкинлек бирә.
Шәхси кабинетка кергәндә, РПФ сайтында Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм Россия Пенсия фондының мәгълүматлар базасыннан белешмәләрнең анкета мәгълүматлары автомат рәвештә тикшерелә. Каршылыклар килеп чыкканда (мәсәлән, фамилия үзгәрде һәм яңа паспорт алынды, ә Россия Пенсия фондына мәгълүматлар үзгәртелмәде) әлеге мәгълүматларны Россия Пенсия фондының Шәхси кабинетында яки дәүләт хезмәтләре порталында актуальләштерү тәкъдиме белән хәбәр чыгарыла.
Белешмәләрне актуальләштерү өчен РПФКА тиешле «мәгълүматларны ПФРга яңарту»опциясен сайларга кирәк.
Мөһим: әгәр сез РПФ яки КФҮнең клиентлар хезмәтенә шәхси визиты вакытында мәгълүматларны актуальләштергән булсагыз, Россия Пенсия фонды порталында авторизациядән соң «ЕИА профилендәге мәгълүматны яңарту»опциясенә үтәргә кирәк.