“Имин юллар” Бөтенроссия олимпиадасы 27 ноябрьгә кадәр озайтылды. Онлайн-ярышта 1 - 9 нчы сыйныф укучылары, барлыгы 2,9 млн нан артык укучы катнашты инде, дип хәбәр итә ТРюл-транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.
"Олимпиада 1 ноябрьдә башланды. Зур популярлык казанды һәм шулай ук социаль әһәмияткә бәйле рәвештә аның вакыты тагын бер атнага озайтылды”, - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Чара укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерергә һәм юл белемен арттырырга мөмкинлек бирә. Биремнәрдә реаль ситуацияләр модельләштерелә, ә катнашучылар дөрес җавап табарга тиеш.
Ярышта катнашу өчен «Учи.ру» онлайн-платформасында теркәлергә һәм шәхси кабинеттан олимпиада битенә күчәргә кирәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак.
Олимпиада "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" илкүләм проекты ярдәмендә өченче ел рәттән уздырыла. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча