Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины Хатыйп Фатыйхов вафат булды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген без озак еллар район май-сыр комбинатын җитәкләгән Хатыйп Фатыйхов белән хушлаштык.

Быел аңа 90 яшь тулды. Шуларның 68 елын хезмәткә багышлый.

Свияжск сөт техникумын тәмамлагач, аны Теләнче-Тамак сөт заводында эшләргә җибәрәләр. Икенче эш урыны-Минзәлә МСОсы. Монда ул күп еллар төзелеш оешмасы җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Сиксәненче еллар башыннан-Минзәлә май-сыр комбинаты директоры. Пенсиягә чыкканчы бу вазыйфада районның авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертә. Заводны технологик яктан яңадан коралландырып һәм модернизацияләп, көчле технологик кадрлар җыеп, ул предприятиене яңа дәрәҗәгә чыгарды, көнгә 150-170 тонна сөт кабул итү сәләтенә җиткерде.

Мәрхүмне соңгы юлга туганнары, дуслары гына түгел, аның белән төрле елларда эшләгән һәм хезмәттәшлек иткән райондашлары да килгән.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ne-stalo-pocetnogo-grazdanina-g-menzelinsk-xatipa-fatyxova

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International