Укучыларга Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
- 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга Пособие аз керемле гаиләләр өчен каралган, ягъни ата-аналарның икесенең дә табышы яки башка расланган керем чыганагы (стипендия, алиментлар, пенсия, эшкуарлык эшчәнлегеннән табыш) бар, ләкин гаиләнең һәр әгъзасына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк. Салым хезмәтеннән хисап чорында сезнең керемнәрегез турында мәгълүмат булмау турындагы мәгълүматлар нигезендә баш тарту ихтимал.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдәләр нигезендә, кеше объектив эшли алмаган очракларда, керем чыганагы булмаганда да, пособие билгеләнергә мөмкин. Мондый тормыш шартлары арасында: өч айдан артык өзлексез дәвалау; 80 яшьтән узган пенсионерны, 1 төркем инвалидны яки инвалид баланы карау; армиядә хезмәт итү; өч яшькә кадәрге баланы карау; 23 яшькә кадәрге гаилә әгъзалары өчен көндезге уку һәм башка хәлләр бар.
Мондый очракларда гражданнар өчен пособие хокукы каралган, әгәр объектив ситуацияләрнең гомуми озынлыгы 12 айдан кимендә 10 тәшкил итсә. Күрсәтелгән шартларны һәм мөлкәт буенча таләпләрне үтәгәндә эшсез граждан балага айлык пособие рәсмиләштерә ала.