Ана капиталы акчаларыннан ай саен түләп буламы, әмма акчаны тотып калмыйча, процентлары барсын өчен банкка урнаштырып буламы? Һәм бу хакта Пенсия фондына хисап бирергә яки дәүләт ярдәме акчаларына табыш алынуын салым фондына хәбәр итәргә кирәкме?

2022 елның 18 ноябре, җомга

Укучыларга Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

- Ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләүнең максатчан билгеләнеше юк. Ягъни, сез акчалата суммаларны үзегез теләгәнчә куллана аласыз. Законда сертификат хуҗасының ана капиталы акчаларын айлык акчалата түләү буларак алынган чыгымнары турында хисап бирү бурычы каралмый.

Банклардагы кертемнәр буенча алына торган процент рәвешендәге керемнәргә салым салу мәсьәләләре буенча салым хезмәте органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International