Туендыручыны югалту буенча пенсия рәсмиләштерә аламмы?Без балаларның әтисе белән яшәмәдек, һәм «әти» графасында бала туу турындагы таныклыкта прочерк тора

2022 елның 18 ноябре, җомга

Укучыларга Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы бүлекчәсе клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.

- Туендыручыны югалту уңаеннан иминият пенсиясенә бары тик мәрхүм гражданинның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары гына хокуклы. Закон гаилә әгъзалары: тормыш иптәше, ата-анасы, балалары һәм башка туганнары астында билгели. Сез үлгән граждан белән кияүдә булмаганлыктан, формаль рәвештә Сез гаилә түгел идегез, димәк, туендыручыны югалту буенча Пенсия рәсмиләштерергә хокукыгыз юк.

Сезнең вәзгыятьтә, суд тәртибендә аталыкны билгеләргә һәм шуннан соң Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә туендыручыны югалту буенча пенсия билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International