Минзәлә шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында “Стремление в будущее”-“Киләчәккә омтылыш” программасы буенча семинар узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Минзәлә шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында “Стремление в будущее”-“Киләчәккә омтылыш” программасы буенча семинар узды.

Семинар барышында "Алтынчәч" тәрбиячеләре әлеге программаның 8 юнәлеше буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар районның башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче кунакларга хореография, шахмат, полилингваль белем ( татар һәм инглиз телләре), кечкенәдән һөнәри юнәлеш бирү, экология, туган якны өйрәнү, физкультура һәм спорт буенча үз белемнәрен күрсәттеләр.

Семинар азагында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева "Алтынчәч" коллективының әлеге чарага әзерлегенә югары бәя бирде, биредә күрсәтелгән уңай мисалны башка балалар бакчаларына да таратырга кирәклеген билгеләп үтте.

Роза Усова, "Алтынчәч"2 нче балалар бакчасы мөдире :

- Безнең балалар бакчасына 49 татар, 35 рус милләте балалары йөри. Ата-аналар теләге һәм ризалыгы белән укыту-тәрбия эше татар телендә алып барыла. Ягъни татар милләте балалары туган телләрен камил белә. Рус милләте балалары да татар телен өйрәнә. Шул ук вакытта безнең балалар рус һәм инглиз телләрен үзләштерәләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-detskom-sadu-altyncec-g-menzelinsk-prosel-seminar-po-programme-stremlenie-v-budushhee-kilacakka-om

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International