Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында хокукларны теркәү өчен пошлинаны киметү турындагы закон кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "без кабул иткән закон гражданнарның һәм юридик затларның нигезсез чыгымнарын бетерергә тиеш".
Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге (дәүләт пошлинасы күләмен билгеләү өлешендә) 333-33 статьясына үзгәрешләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.