Татарстанда 200 күп фатирлы йорт кадастр учетына куелган

2022 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елда гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв м булган 200 күп фатирлы торак йортны Дәүләт кадастр исәбенә куйды.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында барлыгы 82,8 млн кв. метр мәйданлы 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында мәгълүмат бар.

"Безнең республикада хәтта катлаулы икътисадый шартларда да, элеккечә, күпфатирлы йортларны актив төзү эшләре алып барыла. Татарстан Росреестрында КФЙга карата Хисап-теркәү гамәлләрен исәпкә алып, шәһәр тирәлеген үстерү өчен кадастр исәбе оператив срокларда башкарыла. Шуны истә тотарга кирәк: күпфатирлы йортның кадастр исәбенә куелу белән бер үк вакытта бу йортта урнашкан күчемсез милек объектлары да кадастр исәбенә куела, ягъни бу фатирлар гына түгел, ә торак булмаган биналар, гомуми файдалану урыннары, машина – урыннар һәм башка объектлар. Әлеге процедураны уздырганнан соң гына күчемсез милеккә хокукларны теркәргә була», - дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Элегрәк республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Татарстан 100%» форумында соңгы 15 елда республиканың торак тапшыруны ике тапкыр арттырганын хәбәр итте. Министр сүзләренчә, 2022 елда файдалануга тапшырылачак торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артык булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International